Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Ана хакы", әдәби дискуссия, Гаилә елын ачып җибәрү

2024ел-Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Чупай авылы китапханәсе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ана хакы" исемле әдәби дискуссия үткәрде. Дискуссия Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васиять" повесте буенча алып барылды. Чарада катнашкан һәркем үз фикерен җиткерде, үзләренең тормышларыннан мисаллар китереп сөйләделәр. Куандырганы шул булды, чарада катнашкан яшьләребез игътибар белән тыңлап утырдылар, бик теләп фикер алышуда катнаштылар. Иң азактан "Әнкәмнең догалары" җырын бергәләшеп җырладык. Гаилә елына, шулай итеп, старт бирелде! Дискуссиядә Мәмәт авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Гөлнур Шәйхоловна Фәрхетдинова да катнашты. Оста итеп сәнгатьле укуы, бик күп шигырьләрне яттан белүе белән ул китап сөючеләрне сөендерде.