Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Республиканский фестиваль "Балкыш-Сияние"

Бүген Мәмәт авыл җирлеге Чупай авылы Мәдәният йортында республикакүләм ветеран оешмаларының үзешчән сәнгать осталары "Балкыш-Сияние" фестивале узды. Фестивальдә Кичүчат, Иске Суркино, Миңлебай, Мәмәт, Чупай авылларының ветераннары катнашты. Фестиваль Чупай авылының киләчәге- яшь биюче кызларның ( җит. Галимов Р.Р.)дәртле биюе һәм Марсель абый Шәймөхәммәтов башкаруында "Чупай гөрләп торсын" җыры белән башланып китте. Берсе артыннан берсе талантлы ветераннарыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри әгъзәләре беркемне дә игътибарсыз калдырмады, һәр катнашучы фестиваль Дипломына ия булды. Шулай ук кул эшләреннән күргәзмә дә куелган иде. Фестивальдә катнашкан һәр коллективка һәм оештыручаларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.