Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

"Элеккечә түгел инде без", әдәби очрашу

"Элеккечә түгел инде без" исеме астында Аналар көненә багышланган чарага Чупай авылының уңган-булган хатын-кызлары Мәдәният йортына җыелды. Бәйрәм чарасы булса да, без Ватанны саклаучыларга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән кул токмачы ясарга уйлаштык. Эшне тәмамлагач, чәй өстәле артында Рәфкать Шаһиевның Аоспрт Альметьевское-Отделение-Спрт "Элеккечә түгел без генә" әсәреннән өзекләр тыңлап, тормышта "әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән?" дигән сорауларга фикер алышып әңгәмәбезне дәвам иттек.
Әйе, элеккечә түгел инде без... Бигрәк тә ил игълан иткән өлешчә хәрби операция башлангач, халык нык үзгәрде. Кемнәрдер "койма башыннан башын тыгып күзәтә", кемнәрдер властьны гаепли, "үзе башлаган, үзе ярдәм итсен" дип тәкърарлый. Ә күпчелеге ярдәм итәргә тырыша, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, хәленнән килгәнчә акчасын да бирә, токмач та баса, гуманитар ярдәм җыюда да үзеннән өлеш кертә. Авылыбызда андый кешеләр бик күп! Рәхмәт яусын аларга!
Элеккечә түгел инде без... Сүзем Аналар - хатын-кызлар турында иде. Өстәл арты сөйләшүебезне дәвам итеп, хәзерге замана хатын-кызлары да инде башка- алар элеккечә түгел. Әңгәмәбезне Илгизә ханым дәвам итте. Ул бик уңган хуҗабикә, спорт белән шөгыльләнә- йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, җиңел атлетика аның яраткан спорт төрләре, машина йөртә һәм сәяхәт итәргә ярата. Быел көз аенда бер үзе Мальдив утрауларына чаклы барып җитеп, ничә илнең чиген үткән, исән-имин Чупаена кайтып җиткән. Һинд океаннарында 15 м су астына төшеп тә сәяхәт кылырга өлгергән ул. Менә нинди хәзер хатын-кыз! Илгизә һәр җиргә өлгерә, тормышны ярата, ике кызына әни, оныкларына яраткан әби ул.
Шушы өмәдә катнашучы һәрбер ана турында аерым язарга мөмкин булыр иде. Һәркайсы олы хөрмәткә лаек аларның.
Әйе, без инде элеккечә түгел...