Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Роберт Миңнуллины искә алу кичәсе

Роберт Миңнуллинга исән булса 75 яшь тулган булыр иде. Аның иҗаты, шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Балалар шагыйре буларак танылса да, аның әсәрләре бар буын кешесенә атап язылган. Шул уңайдан без аны искә алу кичәсенә җыелдык. Чупай авылының иң зыялы ханымнары Роберт Миңнуллинны искә алу өчен китапханәгә килделәр. Аның турында видеоязмалар карап, аның халык арасында бик яратып башкарыла торган әниләр турындагы җырларын җырлап хисләнеп утырдык. Рәхмәт сезгә, минем чордашларым!