Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Участие в акции Белем.ру

Кичә Әлмәт шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге балалар үзәк китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Белем радиосы” ‒ “Радио Белем” билингваль интернет-радиосының https://vk.com/radio_belem тәкъдим итү чарасында булырга туры килде.
Минем уемча, бу проект яшьләргә, укытучыларга гына түгел, ә һәркемгә өстәмә белем чыганагы булачак; үзләрен интернет киңлегендә күрсәтергә-танытырга мөмкинчелек бирәчәк. Шунсы куанычлы, белем радиосы рус һәм татар телләрендә алып барыла. Бу проектны тормышка ашыручылар төркемендә үзебезнең Чупай мәктәбе укучысы Галимуллина (Хисматова) Лилияне күреп куандым. Үзенең чыгышын да ул Чупай мәктәбендә белем алуын, укытучыларга рәхмәтле булуы белән башлап җибәрде. Саф татар телендә проектның эчтәлеген уен элементлары кулланып залда утыручыларга бик җиңел, аңлаешлы итеп сөйләп бирде. Лилия Котдус кызы филология фәннәре кандидаты, тәҗрибәле мөгаллимә. Яңа проектлары уңышлы, дәвамлы булсын!
Очрашуда балалар язучысы, күптәнге танышым-коллегам Галләмова Гүзәлияне күреп тә сөендем. Фотога да төштек истәлеккә.
#белем_радиосы