Чупаевская сельская библиотека - филиал № 55

Туган тел көне

Китапханәгә авылның иң кечкенә гражданнары - "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакка килделәр. "Туган тел көне" бәйрәменә балалар буш кул белән килмәгәннәр: матур итеп татарча да, русча да, хаттә үзбәкчә дә шигырьләр сөйләделәр, Туган тел җырын башкардылар. Китапханәче Резидә апалары аларны матур яна китаплар белән таныштырды, китапларны яратырга, укып белем җыярга, аларны сакларга кирәклеген әйтте, Муса Җәлилгә багышланган китап кургәзмәсе белән таныштырды. Балалар табышмакларны бик яраталар икән, бик теләп аларны чиштеләр. Һәр бала да табышмакны дөрес  чишкән өчен баллы приз алды.