Урсалабашская сельская библиотека - филиал № 51

Балачак иле

     1 июнь көнне  Урсалабаш авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә    Халыкара балаларны яклау  көне уңаеннан “Балачак иле” дигән күңел ачу программасы уздырды.   Балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, башваткычлар чиштеләр,кызыклы табышмакларга җавап эзләделәр.Чарада катнашучылар көн буена җитәрлек энергия алып таралыштылар  .