Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

"Шәфкатьлелек бизи кешене"

"Шәфкатьлелек бизи кешене" темасы буенча төзелгән тәрбия сәгате укучыларда кешелеклелек, ярдәмчелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү максатын күз алдында тотты. Укыган әдәби әсәрләрдә геройларның әхлакый сыйфатлары турында фикер алышу, тормышта очрый торган төрле ситуацияләрне бергә чишү - укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикерләргә һәм фикереңне дәлилли белергә өйрәтү максаты куелды.  

-Бүген гади бер көн, ләкин без һәр көнне дә матур, файдалы, шатлыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Әйдәгез, бүгенге көнебез дә күңелле булсын өчен, бер – беребезгә елмаеп теләкләр, киңәшләр әйтик әле. 

-Бүгенге көн тыныч булсын!

- Әти –әниләребезне шатландырыйк!

- Яхшылыклар эшлик!