Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

" Көзге игелек атнасы"

2 сентябрьдән «Көзге изгелекләр атналыгы- изге эшләр эстафетасы» старт алды. Районда  учреждениеләрендә халыклар арасында дуслык, тынычлыкны алга сөргән төрле чаралар, хәйрия акцияләре, флешмоблар, тренинглар уза.

 Сөләй авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск тирәләрен  корыган үләннәрдән арындырып  чистарттык.

Игелекле эшләребез атналыкта гына түгел алга таба да дәвамлы булыр дип ышанабыз.