Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

“Терроризмга –нәфрәт!” -

3 сентябрь  көнне   “Терроризмга - нәфрәт”- дигән белешмә мәгълүмат сәгате үткәрдек.

Максаты: балаларда кече яшьтән  граҗданлык сыйфатлары тәрбияләү, терроризмга каршы нәфрәт уяту, мәрхәммәтлелек хисләре, актив граҗданлык позициясе булдыру.

Бүгенге кичәдә  гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алдык. Гомуммилли бердәмлекне һәм татулыкны саклап калу, төрле халыкларның гореф -гадәтләре һәм мәдәниятларының дустанә яшәве өчен шартлар тудыру турында сүзләр булды. Төрле килеп чыккан хәлләрдән ничек котылып була? - дигән сорауларга җаваплар тыңладык.

“Көтелмәгән хәлләрдә Сез югалып калмаска, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен Сез үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне белергә бурычлы. Кеше гомере бер генә бирелә. Үзегезнең тормышыгызны да, башкаларныкын да саклагыз! Елмаеп, шатланып яшәгез, укыгыз, бәхетле булыгыз!”-дигән сүзләр белән белешмә сәгатен тәмамладык.