Сулеевская сельская библиотека - филиал № 49

Әкият тә түгел, чын да түгел…

Адлер Тимергалинның тууына 90 ел.Бу истәлекле датаны язучының әсәрләрен укып, узган тормыш юлын тагын бер кат хәтерләп искә алдык.Кече яшьтән үк китапка булган мәхәббәте фән юлына алып чыккан,татар язучылары арасыннан бердәнбер фәнни-фантастистик жанр остасы булып танылган Адлер Тимергалинның иҗатына сокланмаска мөмкин түгел.Язмыш дулкыннары аны Сталин төрмәләренә алып ыргытса да, гыйлемгә тугырылыклы булып кала ул.Иң кызыгы шунда , монда ул "тормыш мәктәпләрен" уза.Камерадашлары Соломон Шулейн,Гойбарглар,Ростислав Степановтан алган белемнәр киләчәккә язучыга иҗат өчен менә дигән нигез булып хезмәт итә.
Үзе дә гомер буе китапка тугрылыклы булган укытучыбыз Шайхуллин Алсу апа язучының "Игезәкләр"әсәрен тәкьдим итеп ,сугышның кеше язмышларына никадәр фаҗигә китерүе,тоталитор режимның кешене юкка чыгаруы турында ачынып сөйләде.
Гомеренең соңгы елларында Адлер Тимергалин еллар буе тупланган белемен җыеп укучыларына 3 томлык "Миллият сүзлеген"дә тәкъдим итә.Һәр татар кешесе белергә тиеш хакыйкать тупланган бу энциклопедия әле бик күп еллар халыкка хезмәт итәр,акылын арттырыр,хакыйкатькә юл ачар.
Укы,гыйлем тупла,ачышлар яса.Китапханәгә рәхим ит хөрмәтле укучым.