Старо-Михайловская сельская библиотека - филиал № 47

Ризаэддин Фәрхеддин -күренекле татар галиме

 

 

Бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган,туган халкы күңеленә якты нурлар чәчеп яшәгән мәшһүр татар галиме, әдип , педагог Ризаэтдин Фәхретдин 1859нчы елның 17нче гыйнварында хәзерге Әлмәт районының Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Мәдрәсәдә үк гарәп, фарсы, төрек телләрендә тирән белем ала. Мәдрәсәнең югары сыйныфында укыганда ук инде ул башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый. Дөньяви фәннәргә өстенлек бирүе, укыту-тәрбиядә яңа алымнар куллануы белән бик тиз танылып өлгерә. Әлеге һөнәренә ул гомере буена тугрылыклы булып кала.