"Әдәп төбе - матур гадәт" темасына әңгәмә.
30нчы июнь көнне китапханәдә 1-5нче сыйныф укучылары белән үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмә үткәрелде. Укучыларга яхшы гадәтләргә өйрәткән китаплар тәкъдим ителде. Мондый очрашулар балаларга әхлакый тәрбия бирә һәм аларның шәхес булып формалашуларына булыша.