Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

«Тәрбияле бала»

     2022 елда татар халкының күренекле фикер иясе, дин белгече һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 163 ел тула. Әлеге истәлекле дата уңаеннан безнең яшь укучыларыбыз белән «Тәрбияле бала»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Риза Фәхретдиннең күп санлы хезмәтләреннән берсе дә шулай дип атала. Балаларга мәгърифәтче тормышы һәм иҗаты, аның «Шура»,«Вакыт» кебек басмаларны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләнде.Укучыларыбыз “Нәсыйхәт” китабыннан өзекләр укыдылар.Мондый чаралар Р.Фәхреддиннең эшләренә таянып, балаларда тәрбияле булу өчен миһербанлык,шәфкатьлелек,кешелеклелек һәм башка күркәм  сыйфатларны  тәрбияләүгә, укучыларыбызның белемнәрен киңәйтергә,якташларыбызның мирасын өйрәнүгә ярдәм итә.