«Балалар фольклоры дөньясы»
11 март көнне авыл китапханәсендә «Балалар фольклоры дөньясында» дип исемләнгән чара узды. Балалар фольклоры -ул безнең милләтебезнең күп гасырлар дәвамында тупланып килгән зур мирасы. Кунакларыбыз татар халкының авыз иҗаты белән таныштылар, такмаклар, әкиятләр, санамышлар, табышмаклар, мәзәкләрне искә төшерделэр,җырлы-биюле уеннар уйнадылар.Мондый чаралар балаларны рухи,әхлакый яктан тәрбияли, аларда туган телгә,туган жиргә мәхәббәтне көчәйтә,аларның тел байлыкларын арттыра.