Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

"Сәламәтлек нигезе"

  7 апрель көнне   авыл китапханәсендә   укучылар өчен  «Сәламәтлек нигезе» дигән баш астында чара  үткәрелде. Уеннар,конкурслар белән үрелеп барган бу  чарада  балаларга сәламәт яшәү рәвешенең иң төп кагыйдәләрен җиткерергә  тырыштык, сәламәтлек өчен зыянлы  гадәтләр турында сөйләштек. Һәр катнашучы  “Сәламәтлек үз кулыңда” дип аталган буклетлар алды.