Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

К.Булатова белән очрашу

     10 февраль көнне Мәмәт авыл китапханәсендә шагыйрә Клара Булатова  белән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга Мәмәт авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары,авылның мәдәни тормышы активистлары   һәм шагыйрәнең иҗаты белән кызыксынучан авылдашларыбыз килде. Шагыйрә үзенең иҗаты турында сөйләде һәм укучыларының сорауларына җавап бирде. Чарада катнашучылар Клара Булатованың  шигырьләрен, шул исәптән укучылар  бик ошаткан “ Сиңа кайтам” шигырен укыдылар. Дустанә һәм җылы атмосферада Клара  апага һәм  укучыларга төрле  темаларга аралашу мөмкинлеген бирде.Мәктәп укучылары шигырьләр  турында сораулар бирсә, өлкән буын  шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты   белән кызыксынды. Мондый чаралар үсеп килүче буында шигърияткә карата кызыксыну тәрбияләүгә ярдәм итә, шулай ук авыл халкын китапханә эшчәнлеге белән таныштыра. Җылы һәм кызыклы  очрашу өчен Клара Гариф кызына  рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә дә шундый күркәм очрашулар көтеп калабыз.