Маметьевская сельская библиотека - филиал № 38

Туган якны өйрәнү сәгате

      25 ноябрь  көнне Мәмәт авыл китапханәсендә   «Туган авылым Мәмәт» дип аталган туган якны өйрәнү  сәгате уздырылды.Чакырылган укучыларга авылыбызның  уткәне һәм  бүгенге тормышы турында мәгълүматләр бирелде. Укучылар туган як буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Мәмәт авылы  турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Шулай ук  авылыбызның табигате сүрәтләнгән фоторәсемнәр белән , аның байлыгы- уңган кешеләре – авылдашларыбыз турында газета-журнал материаллары белән таныштылар, авылдашларыбыз иҗат иткән шигырь ,хикәяләрне, бәетләрне тыңладылар. Балалар, үз чиратында туган як турында татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар .Мондый чаралар балаларда туган якка мәхәббәт уятуга,үз туган ягы белән горурлану  тәрбияләугә юнәлгән.