Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

Туган телем - иркә гөлем

21 февраль халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәркем өчен барлык телләр арасында иң кадерлесе туган тел – ана теле. Безнең татар телебездә дөньядагы күп телләр арасында, алар галимнәр әйтүе буенча алты мең ярымнан артык, беренче бөек 15 телләр арасына кергән. Шул уңайдан балаларыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү нигезендә китапханәдә “Туган телем иркә гөлем” дип аталган чара узды. Балалар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, “Туган тел” җырын җырладылар. Телләр, татар халык йолалары, киемнәре, бәйрәмнәре турында белешмәләр ишеттеләр. Татар телендәге китаплар, төбәгебез язучылары турында әңгәмә үткәрелде.