Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

Батырлык

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган.Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп 8 класс тәмамлый. Фәнис Яруллин Армиядә хезмәт иткәндә ул спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә “Кояш” дигән фигура ясаган вакытта, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан. Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә.  Бик күп мактаулы исемнәр бирелә. Тормышым авыр арба Йөгем гел артып бара, Арбам күптән туктар иде Мәхәббәт тартып бара Тормыш иптәше – Нүрсия апа белэн бик тату тормыш итэлэр. Аның иҗатында күп урынны балалар әдәбияты алып тора.  Фәнис Яруллин 2011 елның 8 нче декабрендә 73 яшендә Казан шәһәрендә вафат була .  Шулай ук аның яштәше һәм аныкы кебек аяныч тормышка дучар булган Гакыйл Сагыйров турында да мэглүмәт бирелде. Анын авызга карандаш, ручка кабып язулары, рэсем ясауларына ничек сокланмыйсын. Мондый кешелэрне кургэч батырлык дими нэрсэ эйтэсен. Алар безнен барыбыздан да көчлерәкләр. Тырышлык, хезмэт турында мэкалэлэр һәм табышмакларга җаваплар табылд