Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

конференция

14 май Гаилә көне уңаеннан балалар бакчасында ата – аналар конференциясе узды. Миндә чакырулы идем. Китапханәче буларак, әти –әниләргә китап укырга һәм балаларда да китапка мәхәббәт тәрбияләргә чакырдым. Әти-әни гаилә тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Бала гаиләдә нинди тәрбия ала, шул гомер буена җитә. Балаларны кечкенәдән китап укырга өйрәтеп, әкият һәм шигырләр укып, шулар тәрбиясендә үстерергә. Һәр кеше балаларда һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тырышырга кирәк. Бала китап укып үссә, шулай ук гаиләдә бер-берсе белән аралашса,гаилә ныклы һәм тату. Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.