Кичучатовская сельская библиотека - филиал № 34

очрашу

содержание21 май көнне Кичүчат авыл китапханәсендә “Әлмәт таңнары” газетасы хезмәткәрләре белән белән очташу узды. Очрашу бик күңелле җылы отмасферада  үтте. Кунаклар берәм берәм сүз алып үзләре белән таныштырып, газетаны чыгару өстендә ничек эшләүләрен  сөйләп чыктылар. Очрашуга килгән китап укучылар кызыксынган сорауларын бирделәр һәм аларга җавап алдылар. Актив китап укучы Мостафин Амир абый гитарада уйнап үзенең җырларын бүләк итте. Фольклор группа кич утырып йон эрләү күренешен күрсәтеп очрашуга ямь өстәделәр. Җылы аралашу аннан өстәл артында дәвам итте.