Калейкинская сельская библиотека - филиал № 31

"Туган як җырчысы"

Кәләй “Каенкай” балалар бакчасында шагыйрә Зинаида  апа Захарова белән очрашу  үткәрелде. Балалар бу көнне бик көтеп алдылар. Чөнки, алар шагыйрә апаларының шигырьләрен өйрәнеп, берсеннән – берсе кызыклы сораулар әзерләп куйдылар. Зинаида  апаның балалар бакчасына керүе булды, барлык балалар басып “Хәерле көн” теләп каршы алдылар. Зинаида Кирилл  кызы Захарова Кәләй авылында туып, шушы авылның чишмә суларын эчеп, табигатенә сокланып уйнап үскән бер кыз. Озак еллар Әлмәт шәхәренең 3 мәктәбендә математика фәне укыта , хәзерге вакытта лаеклы ялда. ”Ял“- дип әйтәбез генә, эле аның яңадан тыныч тормышка сөенеп эшли башлаган чоры. Бер – бер артлы“Зирәк куян”, “Тылсымлы сарай ”, “Күрше әби алмасы”, Олы көн”,”Кем бәхетле”” исемле китаплары дөнья күрде. Шактый гына җырлар авторы да. Аның шигырьләре шулкадәр күңелгә якын. Балалар ничә яшьтә булуга карамастан, һәркайсына якын телдә язылган. Ул балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, хыял һәм теләкләрен белеп эш итә. Шигырьләре фантазиягә, тирән фикергә, матурлыкка бай . Шагыйрә аерым шигырьләрендә акыллы булырга, тәртипкә һәм хезмәткә өйрәтә. Зинаида Захарованың бөек шагыйребез Г.Тукайга багышланган шигырьләре дә бар. Шагыйрә белән очрашу, балаларның биргән сораулары белән үрелеп барды. Очрашу истәлеге итеп, Зинаида Захарова  узенең китапларын  бүләк итеп бирде.