Калейкинская сельская библиотека - филиал № 31

"ТУКАЙ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ " Әдәби музыкаль кичә

Китапханәдә Тукай көне

  23 апреля 2021.

Халкыбыз  апрель аенда бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

23 апрельдә Кәләй авыл китапханәсендә  "Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткэрде. Бу чарага “Без Тукайлы халык ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде.Кичәбезгэ   башлангыч сыйныф   укучылары килде. Балалар “Шүрәле”, “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрләрен сэхнәләштерделәр, “Шурәле” уенында актив катнаштылар.Бүгенге бәйрәмдә дә аның шигырьләре яңгырады. Кәләй  авылында яшәп иҗат итуче,  Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты Зинаида Захарова  бу бәйрәмдә катнашып үзенең әдәбиятка, шигърияткә битараф булмавын белдерде, авылдашларына  узе иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Алып баручылар Тукай тормышы,Тукай иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр.

Тукай иҗаты... Тукай дөньясы... Безнең әле бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк. Һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен без Тукайны күбрәк ачабыз; Тукай безгә ныграк якыная, без үзебез дә аңа ешрак тартылабыз. Шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында авылыбыз китапханәсендә бай материал тупланган. Тукайны күбрәк белергә теләүчеләр өчен ишекләребез һәрчак ачык. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды