Калейкинская сельская библиотека - филиал № 31

презентация книги З.Захаровой "Зирэк куян"

Туган авылыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә Зинаида Захарова белән очрашу,китап укучылар күңелендә онытылмаслык хәтирәләрнең берсе булды дияр идем мин.

 Укытучы, шагыйрә, әби, әни, Шушы исемнәрне берләштерүче авылдашыбыз З.Захарованың бүгенге көндә 8 китабы дөнья курде. Аның берничә шигыре көйгә салынган.Язучы өчен иң куандырганы, китапларның китапханә киштәләрендә генә калмыйча , укучылар кулына килеп керүе, аның шигырьләре белән кызыксыну.З.Захарова төрле буын кешеләре өчен шигырьләр яза. Шигырьләренең кечкенә яшьтәге балалар өчен дә, урта яшьтәге укучылар укырлыкларыда,өлкән яшьтәге кызыксындырганы да бар. Чөнки шагыйрә үзе дә мәктәптә укыган ,укытучы булып эшлэгэн, балалар үстергән , хәзерге көндә кадерле әби дә. Табигате белән тыйнак. Гади күңелле җор телле шагыйрә туган халкына . туган теленә хезмәт итә. Авылда туып үскәнгәме  аның шигырьләре табигатьне чагылдыра. З.Захарова гомере буенча үзенең укытучылык һөнәренә тугрылыклы булып калды. З.Захарова бүгендә балалар белән элемтәсен өзми, туган телебезне саклап калуда аны үстерудә армый- талмый хезмәт итә. З.Захарованың шигырьләре уйландыра, моңландыра, сөендерә,көлдерә торган , күңелне күтәрә, рухландыра. Иҗат чишмәгез мәңге сүрелмен , тынмасын хөрмэтле авылдашыбыз.