Ильтень-Бутинская сельская библиотека - филиал № 30

"Онытырга мөмкин түгел"

8 май көнне Илтән –Бота авылында, Бөек Җиңүнең   76-еллыгына багышланган бәйрәм тантана узды.Чарада укытучылар,мәктәп  укучылары,мәдәният йорты hәм китапханә хезмәткәрләре, авылдашлар hәм кунаклар катнашты.    Сугыш hәм хезмәт ветереаннарын ,тыл хезмәткәрләрен бәйрәм белән авыл  җирлеге башлыгы Горбунова Валентина Николаевна тәбрикләде.Яу кырында ятып калган авылдашларын, җиңү алып кайтып үлгән ветераннарны искә алып стеллага чәчәкләр ,веноклар куелды.Авылдашлар, мәктәп укучылары hәм кунаклар “Үлемсез полк”акциясенә кушылдылар.Бәйрәм тантанасы  концерт белән тамамланды.