Яңа чыккан "Урам керми уйга " исемле китабын презентацияләү узды

01.02.2023 елны 2нче филиал китапханәсендә балалар язучылары Фәрхетдинова Лилия Насыйх кызы һәм Фәрхетдинова Резеда Насыйх кызы белән очрашу булды. Китапханәче Идрисова Юлия Раефовна кунакларны язучылар белән таныштырды, иҗат юлы турында сөйләде, кунакларга китапларын тәкъдим итте. Язучы Фәрхетдинова Р.Н. балалар шигырьләре язылган «Урам керми уйга» дигән искиткеч яңа китабын тәкъдим итте. Очрашуга татар теле укытучылары Сабирҗанова Рузалия Нәфис кызы һәм Мостафина Венера Рәфис кызы белән 12нче мәктәп укучылары, шулай ук 44нче мәктәпкәчә яшьтәге балалар Козлова Лилия Нәфис кызы чакырылган иде. Балалар яхшы әзерләнделәр, Р.Н.Фәрхетдинованың шигырьләрен яттан укыдылар, фикер алышуда актив катнаштылар, язучыга күп сораулар бирделәр. Чарага язучыларның китаплары күргәзмәсе әзерләнде, ул очрашуны бизәде. Чара ахырында Резеда Насыйх кызы китапханә һәм балалар бакчасы өчен үз китапларын бүләк итте.

Әдәби очрашу җылы күңел атмосферасында узды һәм барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр алып килде, очрашуда катнашучылар талантлы һәм иҗади кешеләр белән аралашудан зур ләззәт алдылар.