Открыткалар ясау буенча мастер-класс 8 Март бәйрәме алдыннан
Открыткалар ясау буенча мастер-класс 8 Март бәйрәме алдыннан Олы Кавал авыл китапханәсе балалар өчен котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс оештырды . 8 Март - ул бик матур һәм шатлыклы бәйрәм . Бу көнне әниләребезне шаккатырып, кызыклы бүләк белән сөендерәсе килә. Чара башында балалар үз әниләре турында сөйләделәр, фикер алыштылар , ничек алар үзенең открыткаларын бизәргә теләүләрен әйттеләр . Открыткаларны балалар иң яраткан һәм иң кирәкле материалдан – төсле һәм гофриланган кәгазь , картон, пистолет һәм ПВА клейләрен кулланып ясадылар.Һәр әни өчен иң кыйммәтле бүләк- ул балаларның үз куллары белән ясалган бүләк.