Бирюлинская сельская библиотека - филиал № 6

"Әдәби марафон"

Китап сөючеләр һәм әдәбиятка якынаерга теләүчеләр өчен 1 апрельдә кабат Әдәби марафон башланып китәчәк. Быел ул унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Проектта һәркем катнаша ала. Гариза тапшырганнан соң, кулга китап алырга һәм 21 көн дәвамында төрле әдәби әсәрләрдән мәгънәле, файдалы һәм башкаларны кызыктырырлык өзекләрне үзеңнең аккаунтыңда урнаштырып барырга, шул рәвешле китап уку гадәтен формалаштырырга кирәк. Гаризалар 1 апрель көнне 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

Тулырак:

http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/dbi-marafonda-katnashyrga-lger