Березкинская сельская библиотека - филиал № 5

«Танылган татар әдәбият белгече Тәлгать Нәби улы Галиуллинга 85 яшь»

22 июльдә танылган татар әдәбият белгече Тәлгать Нәби улы Галиуллинга 85 яшь тулды. Тәлгать Галиуллин Совет һәм Россия татар әдәбият белгече, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, шулай ук безнең китап сөючеләрнең яраткан язучысы. Тәлгать Нәбиуллинның юбилее хөрмәтенә китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре, иҗаты һәм тормышы белән танышырга мөмкин .  Т.Галиуллин укучыларга автобиографик характердагы «Гомер тәлгәшләре» (1997-1998) дигән хатирәләр китабы авторы буларак та билгеле.  

 

Тәлгат Галиуллин – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993), Россия Федерациясенең милли телләр һәм әдәбиятлар буенча докторлык диссертациясе яклау Советы рәисе (1991 елдан), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1996), Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1998), «Почет Билгесе» (1980), «Дуслык» (1999) орденнары иясе.  Т.Галиуллин – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. https://vk.com/wall794618027_35