«Әдәби марафон»
26 август көнне Саба районында II Дөньякүләм Әдәби сабантуй тантанасында катнаштык. Программада #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү, Белем радиосы ачылу тантанасы, әдәби көрәш, милли уеннар, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, күргәзмәләр һәм башка бик күп кызыклы чаралар уздырылды.