Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Фаил Шәфигуллин

Ф.Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшә. Шулай да Ф.Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларның ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аның юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Аның шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күпсанлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар…» (1979–1980), «Ак яллы аргамаклар» (1980), «Бәхет йолдызы астында» (1982), «Ак маңгайлы бүреләр» (1985) кебек повестьлары җитмешенче-сиксәненче еллардагы татар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.