Ямашурминская сельская библиотека - филиал № 40

Безнең юбилярлар

Зәкия Туфайлова (Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова) 1907 елның 29 январенда хәзерге Башкорстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. 1930 елда Свердловск шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, Урал төбәгендә, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәпләрендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Соңыннан, китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә хезмәт итә.
Зәкия Туфайлованың беренче шигырьләре егерменче елларда Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада басыла. Әмма актив иҗат эшчәнлеге илленче елларга туры килеп, ул яңа бер яну, илһамлану белән иң кече яшьтәге балаларга атап шигырьләр иҗат итәргә керешә. 1954—1977 еллар арасында аның унбер китабы басылып чыга.
Зәкия Туфайлованың нәниләр өчен язган иң яхшы шигырьләре һәм табышмаклары тормышчан гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, юмор катыш йөгерек телле һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия булулары белән истә кала.
Зәкия Туфайлова 1977 елның 11 январенда Казанда вафат булды. УД-1971 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.


©Совет Татарстаны язучылары, 1986