Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Җәй! Каникуллар! Китапханә!»

21 июнь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Җәй! Каникуллар! Китапханә!» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Җәйге каникул көннәрендә китапханәдә элеккечә шау - шулы һәм  балалар күп йөри. Көн саен күңелле чаралар, каникул вакытында укырга кушылган китаплар эзлиләр, җәйге укуга багышланган күргәзмәләрне ашыкмыйча карыйлар һәм әлбәттә, китапханәче яшь укучылар өчен яратып оештырган танып белү - күңел ачу чараларында катнашалар. Китапханәдә тормыш кайнап тора, бигрәк тә җәйнең беренче аенда, чөнки Чыршы авыл китапханәсе җәйге сәламәтләндерү лагере белән актив хезмәттәшлек итә.