Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

Россия - көне

13 июнь көнне, Россия көне – шул уңайдан Чыршы авыл китапханәсендә әңгәмә үткәрелде. Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме.  Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан “Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне” карарына кул куела. Төрле милләт вәкилләренең үзара дус яшәвен күрсәтә торган ил дә әле ул Россия.