Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Гыйлемнән зур хәзинә юк»

 6 июньдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. Шул уңайдан Чыршы авыл китапханәсе шагыйрьнең иҗади юлын чагылдырган китап күргәзмәсе оештыра. «Гыйлемнән зур хәзинә юк» дигән китап күргәзмәсендә авторның төрле еллардагы әсәрләре: романнар, повестьлар, шигырьләрләренә китаплар күргәзмәсе эшләнде. Китаплардан тыш, укучылар күргәзмәдә Александр Сергеевичның биографиясе, шулай ук аның тормышыннан күп кызыклы фактлар белделәр. Кече яшьтәге китап укучылар өчен күргәзмәдә Александр Сергеевич Пушкинның яраткан әсәрләре белән очрашу , могҗизалар һәм көтелмәгәнлекләр белән тулы әкиятләр, геройлары балачактан ук таныш һәм һәркемгә аңлаешлы шигырьләр укылды.