Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Күңелле уеннар"

 Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Шул уңайдан " Күңелле уеннар" дигән тамга астында чара үткәрелде. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә. Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да! Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн.  Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы.