Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Халык хәтерен китап саклар»

 Чыршы авыл китапханәсендә, «Халык хәтерен китап саклар» дигән тема астында китаплар күргәзмәсе эшләнде.  Солтан Хәсән улы Габаши беренче татар композиторы, музыкаль - җәмәгать эшлеклесе. Мулланың музыкаль белеме булмаган улы, ул беренче татар романслары, инструменталь пьесалар, музыкаль спектакльләр һәм хәтта опералар авторы була. Үзен башкаручы, композитор һәм дирижер, фольклорчы,  педагог һәм музыкаль коллективлар оештыручы буларак та күрсәтә. Солтан - Әхмәт Габаши 1891 елның 1 маенда Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы Кече Сулабаш авылында туган. Аның әтисе Хасангата Мөхәммәт улы Габаши (18631936) үз чорының күренекле дини һәм иҗтимагый эшлеклесе булган. Солтан Габаши Уфада иң яхшы татар мәдрәсәләрендә «Усмания» һәм «Галия», аннары Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.