Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Туган ягым яшел бишек»

27 март көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Туган ягым яшел бишек» дип исемләнгән  Ләлә Гимадиеваның иҗатына китап күргәзмәсе, әңгәмә үткәрелде . Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туган. Балалар язучысы буларак, Л. Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, 1986 һәм 1999 елларда исә Татарстан китап нәшриятында «Кызарган алмалар» һәм «Мыеклы фәрештә» исемле ике мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л. Сабированың нәниләргә атап язган хикәяләре кыска - җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.