Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Усад мәчетендә бәйрәм.

Бүгенге җомга мәчеттә балаларга багнышланды. Хәзрәтебез балалар тәрбияләү турында вәгазь укыды. Җомга намазыннан соң яшь абыстайларыбыз Хаят, Регина, Мәдинә, Җәмилә Фәхрисламовалар балаларга бик күңелле итеп бәйрәм оештырдылар. Уен- тамаша "Хәзинәләр утравы" дип аталды. Монда балалар үзләренең бар яктан да осталыкларын күрсәттеләр- догалар да укыдылар, шигырьләр сөйләделәр, спорт  күнегүләре дә башкардылар, чын пиратлар белән очрашканда да югалып калмадылар, тапкыр җаваплары белән аларны җиңеп, сандык тулы хәзинәләргә хуҗа булдылар. Шулай ук балаларга китапханә фондыннан балалар өчен язылган Мөхәммәд пайгамбәрнең балачагы турындагы китапка презентация үткәрелде.