Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Мифы - Обзор

#Татарстан#ХалкыбызныңКүркәмГадәтләренСаклауЕлы#БиектауҮзәкләштерелгәнКитапханәләрСистемасы#УсадАвылыКитапханәсе
Мифлар.
Җир яралу.
Бик борынгы заманнарда, әле Җир дә, Кеше дә булмаган вакытларда, хәзерге Җир шары тоташ судан гына торган , ди. Кая гына карама, бар җирдә дәръя – су булган, давыллар уйнаган, дулкыннар күккә бәйләнгән. Дәръяда мәхабәт кош – үрдәкләр йөзеп йөргән. Алар су төбенә төшеп азык эзлиләр икән. Тәңре җирне яратмакчы булга. Шунда бер үрдәк дәръя төбенә чумган да, томшыгына азык алырга теләгән. Томшыгын тирәнгәрәк батырганмы, ул су төбеннән бик күп ләм-җир күтәреп чыккан. Бу ләм шулкадәр күп булган ки, хәтта әлеге үрдәкнең томшыгыннан коелып, су өстендә Җир-утрау булып өелеп калган. Имеш коры Җир әнә шулай барлыкка килгән.