Усадская сельская библиотека - филиал № 31

Гариф Гобәй - 115 яшь.

Гариф Шакир улы Гобәйдуллин — күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, 1950-1953 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Ул 1907 елның 26 августында Казанның Бишбалта бистәсендә һөнәрче гаиләсендә туа. Гариф бик яшьли белем мәктәбе белән хезмәт мәктәбен бергә үтә: типографиядә хәреф җыючы, трамвай йөртүче, соңрак балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927-1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан педагогика институтына укырга керә. Институтны 1936 елда тәмамлап, берничә ел мәктәптә балалар укыта. Аннары Татиздатта, "Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында һәм 1941-1946 елларда радиокомитетының рәисе булып эшли. 1950-1953 елларда ул — Татарстан Язучылар берлеге рәисе. 1953 елдан башлап Гариф Гобәй – профессиональ язучы.
Гариф Гобәй – әдәби тәрҗемә өлкәсендә, татар әдәбиятын дөнья әдәбияты җәүһәрләре белән баетуда да актив эшләгән әдип. Аның аерым әсәрләре рус, чуаш, уйгыр, казакъ телләренә тәрҗемә ителеп, Казан һәм Мәскәү нәшриятларында басыла.
Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләрен югары бәяләп, Гариф Гобәй хөкүмәт тарафыннан ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1957), Октябрь революциясе (1977), “Почет Билгесе” орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Гариф Гобәй 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат булды. Ул 1938 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде