Усадская сельская библиотека - филиал № 31

"Дәүәнием ядкәре"

http://vk.com/video389658623_1783

                                                                              «Дәүәнием ядкаре». 

Һәр гаиләдә күз карасыдай кадерләп саклый торган нәрсәдер була. Безнең гаиләдә бик кадерләп саклана торган ядкарь - дәүәниебезнең Бөек Җиңүнең 55 еллыгында чыгыш ясарга дип, үз куллары белән язып әзерләгән сугыш еллары хатирәләре.

Сугыш... Бу дәхшәтле сүзләрне ишеткән саен кадерле дәүәниемнең күзләреннән мөлдерәп яшь тама башлый иде.Чөнки аларның иң гүзәл бала һәм яшь чакларын сугыш дигән әфат бер мизгелдә юкка чыгарган. Авылда торып калган карт-коры, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшкән бу чорларның бар авырлыгы. Без, бүгенге буын кешеләре моны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин безнең бурычыбыз-ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча,бездән соң килгәннәргә дә тапшыру өчен мәңгеләштереп калдыру.
Дәүәнием Усманова Равия Дәүләтшә кызы 1925 елның 12 июнендә Юртыш авылында туа. Дәүәтием, сугыш ветераны Бикчәнтәев Габделбари Габдрахман улы белән Яңавыл авылында гомер итәләр. Алар 7 балага гомер биреп, олы тормышка аяк бастыралар. Дәүәнием гомер буе мәктәптә укытучы булып эшли, дәүәтием колхозда хезмәт куя. Алар күптән вафат инде, дәүәти 70 яше тулгач та дөнья куя, дәүәни 80 яшендә арабыздан китте. Лаеклы ялга чыккач дәүәнием авылның хөрмәтле Ак әбие-абыстае булды. Безнең өчен бик кадерле булган бу язмаларны дәүәнием һәм дәүәтиемне белгән һәркем бик теләп укыр дип беләм, чөнки алар авылыбызда бик ихтирамлы кешеләр булдылар. Рәхим итеп укыгыз, бу истәлекләр аларның рухына дога булып барып ирешсен иде.
"- Мин 1941 елны Мәмдәл урта мәктәбенең 9 классын тәмамлап, 10 классны тәмамлагач, югары уку йортына укырга керергә дигән хыял белән янып йөргәндә, сугыш башланып китте. Безнең буын балаларының хыяллары бер мизгелдә юкка чыкты- без бик тиз генә олыгайдык. Безне укытучыларыбыз кечкенәдән хыялланырга, илебезгә файдалы кеше булып үсәргә өйрәттеләр. Алар сүзе безнең өчен бик зур дәрәҗәгә ия булды. Шунлыктандыр инде, 11-12 яшьтән без бик актив булдык. Җәйге каникул вакытларында колхоз басуларында, яшелчәлектә, печән әзерләүдә бик әйбәтләп эшли идек. Әти-әниләребез дә безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Чөнки ул вакытларда эшсезлек бик оят санала иде. Сугыш башланган елны да үзебезнең колхоз малларына печән әзерләүдә, урып -җыюда булсын, берсеннән дә калу юк, бер бригада икенчесе белән ярыша-ярыша эшли идек. Иртәнге кояш белән кырга чыгасың, кояш баткач кына кайтабыз. Басуга чыкканда кулыбызда газета, ял вакытында хатын-кызларга укып , илдә нинди хәлләр, фронт яңалыклары белән таныштырабыз. Күзгә карап, йотлыгып тыңлыйлар, яхшырак хәбэәр булса, куана-куана елыйлар...Көзләр җитте, сугыш һаман кыза, дошман Мәскәүгә якынлаша, Ленинград камалышта, шунлыктан тәрәзәләргә кара пәрдәләр ябырга кушалар, кичләрен чиратлап колхоз канцеляриесенә телефон янына дежурга куялар. 41-42 елларда укырга бара алмадык. 10 класслар бетте, мәктәпләр 7 еллыкка калды. 10 еллык Дөбъязда гына, анда кадәр барып укырга мөмкинлек юк, әти-әниләр картлар, апа үлеп китте, энем кечкенә, олы апа үзе дә 2 бала белән ялгыз, җизнинең сугышка киткәннән бирле хәбәре юк, 2 абый да сугышта.1942 елны мине Зур Солабаш авылына укытучы итеп билгеләделәр. Ашарга такы-токы, өскә кара-каршы кияргә ике күлмәк, әйләндереп тегелгән пальто, сарык йоныннан бәйләгән әнинең шәле. Шулай итеп мин, 17 яшьлек кыз укытучы булып киттем. Укучыларым төрле яшьтә- кечкенәләре дә, үзем белән бер кырмалар да бар. Шулай да укытучы итеп, хөрмәт белән тыңлап укыдылар. 42 дән 43 елга каршы бик авырга туры килде, ашарга юк, шулай да безгә атнага бер тапкыр 400 грам исәбеннән бер түгәрәк ипи бирәләр, 300 сум хезмәт хакы түлиләр иде. Шунлык белән безгә җиңелрәк туры килде. Ул вакытта яшьләр бик актив иде, әйт кенә хәзер барын да эшлиләр. Концерт-театрлар оештырабыз, колхоз канцеляриесендә утырышларда катнашабыз,кичләрен фронтка озатыр өчен кием-салым, йон бияләй, оекбашлар җыябыз . Шул вакытта халык үзләреннән өзеп, фронт өчен дигәч, бирәләр иде тагын. Бар кеше ачлы-туклы, язын басуда калган өшегән бәрәңге җыеп , үлән ашап тамак туйдыра.
Укулар беткәч, мине райкомга чакыртып алдылар. Дөбъязда колхоз-совхоз театры оештырып, җәй көннәрендә авылларда спектакльләр, концертлар куеп йөрергә йөкләделәр. Бик күп авылларда чыгышлар ясадык- Яңавылда, Апсабашта, үзем укытып киткән Солабаш авылында, Суксуда һ.б. Көзен Суксу авылында концертка әзерләнеп йөргәндә, мине Роно мөдире Гыйззәтуллина Бану апа чакыртып алды һәм яңадан укытучы эшенә кайтырга тәкъ- дим итте. Бу юлы мин инде үземнең туган авылым Юртыш мәктәбенә укытучы булып кайттым. Аннан соң Бикнарат мәктәбенә күчерделәр. Кайда эшләсәк тә агитатор булып , концерт-спектакльләр куеп, көндез мәктәптә, кичләрен колхоз утырышларында, клубта булдык. Җәй көннәрендә отпуск дигән нәрсә юк, басуда, кырда, ындырда. Ул елларны атлар кырылды, шунлыктан исән калган атларны ял иттерәләр, чәчүгә саклыйлар. Бәрәңге утырту-алу барысы да кул белән, көрәк белән. Бар балалар уен уйнап түгел, басуда башак җыеп, олыларга печән әзерләшеп, бәрәңге алышып үткәрделәр каникулларын. Көзен бәрәңге алышкан өчен, 1-2 чиләк бәрәңге биреп кайтаралар, аны алып кайтып, мәктәптә балаларны боламык пешереп ашатабыз. Балаларның язарга дәфтәрләре юк, язусыз кагәзләрне әниләре дәфтәр итеп тегеп бирәләр, шуңа юл сызып язалар. Бер сүз белән әйткәндә, ял дигән нәрсәне беркем дә белмәде. Ачлы-туклы булсак та, нәрсә кушсалар шуны эшләдек. Әмма иң бәгырьгә үткәне кешеләрне заемга яздыру булды. Үзләре очын-очка ялгап, ачлы-туклы яшәгән халыкны алдап-солдап, төчеләнеп, алай була, болай була дип , яздырасың, акчасын җыеп алып барып тапшырасың. Җыя алмасаң хәлләр хәтәр, хәтта "халык дошманы" дигән ярлык та тагулары бар.
1945 елның 9 мае иртән бик матур кояш чыккан, мәктәпкә килдек, әле эчкә үтмәгән,тышта басып торабыз. Битаман ягыннан бер ир кеше бик кызулап килә, танып алдык , мәктәп завучы Лотфый абый Насыйбуллин икән. Уйлыйбыз, районнан контроль эш алып кайтып килә инде бу дип. Килеп җитте дә,- Иптәшләр бүген укулар булмый- сугыш беткән , телефонограмма алдык - , ди. Башта авызыбызны ачып, катып калдык, аннан соң бер-беребезне кочып, шатлыктан елый башладык. Аннан соң без төрле якка халыкка хәбәр итәргә таралдык- кемдер кырга, кемдер фермага- бу вакытта халык эштә, бар халык клуб янына җыйналды. Митинг булды, яшьләр тиз генә җыйналып концерт оештырдылар. Районнан газета редакторы Бари Хәсәнов( язучы Альберт Хәсәновның әтисе) митингта катнашты, халык алдында чыгыш ясады һәм безнең турында район газетасында аның мәкаләсе чыкты.
Күпме аналар, тол хатыннар кара кәгазь алып, кайнар күз яшьләрен коеп, яралы күңел белән өметсезлектән гаҗиз булдылар, уллары, ирләре исән-сау әйләнеп кайтканы шатлыктан алдагы көннәренә өмет багладылар. Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, түздек, тырыштык, җиңүне якынайту өчен кулыбыздан , көчебездән килгәнне эшләдек. Аннан соңгы еллар да бик авыр булды. Ашау-эчү һаман да начар, кием-салым юк, көн-төн эшләде авыл халкы. Әкренләп исән калган ирләр кайта башлады, ләкин алар бик аз иде шул. Ә яшьләр кайту белән шәһәргә китү ягын карадылар, анда яшәү барыбер җиңелрәк иде, кешегә акча түләделәр. Шулай булса да халык тырышлыгы белән сугыш китергән афәтләр әкренләп булса да төзәтелде, халыкның тормышы җайга салынды. Бик рәхәт тормышта яшибез хәзер, аллага шөкер.Һәр гаиләдә запас ризык,авыр эшләрне техника башкара, йортларга газ кергән, берәр җиргә барыйм дисәң, машиналар йөреп тора. Илләребез генә тыныч-имин булсын. Үзебез авырлыкны күп күргәнлектән,балаларыбыз без күргәнне күрмәсен инде дип сорыйк Һодайдан. Яшләребезне белемле, тәртипле, намуслы итеп үстерә алсак, киләчәгебез якты-бәхетле булыр, илебезнең киләчәге алар кулында бит.
Чыгышымның соңында Бөек Җиңүнең 55 еллыгы белән котлап, йөрәкләребезгә мәңгегә уелып калган сугыш хатирәләрен исебездән беркайчан да чыгармаска, хәзерге яшәешебезнең кадерен белеп, алдагы гомерләребездә дә шушындый бәхетләребез белән, балаларыбызның шатлыклы-бәхетле яшәүләрен күреп,куанып-шатланып яшәргә һәркемгә дә насыйп булса иде дигән теләктә калам. 2000 ел."
Автор Яруллина Айгөл