Татаро-Айшинская сельская библиотека - филиал № 30

Наркотикларсыз яшәүне сайлыйм!

Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә балалар белән наркотикларның зыяны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында тематик әңгәмә узды. Китапханәче бөтен илне колачлаган проблема, наркотикларның зыяны турында сөйләде, чөнки наркомания елдан-ел тарала бара, меңләгән кешене наркотик сазлыгына кертә. Әңгәмә барышында авыл ФАПы фельдшеры куллануның нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сөйләде . Чарага шулай ук китаплар һәм материаллар тематик күргәзмәсе оештырылды