Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Творчество Эрнеста Хемингуэя»

Айбаш авылы китапханәсендә күренекле Америка язучысы, Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэйның 125 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әсәрләрнең геройлары – солдат, аучы, спортчы, матадор, журналист, кыскасы, үлем куркынычы белән еш очрашкан, ныклык һәм батырлыкка ия булырга тиешлеләр. Эрнест Хемингуэй Россиядә яратылып укыла торган чит ил авторларның берсе. Язучы әсәрләрендә күтәрә торган проблемалар бүгенге көндә дә актуаль, шуңа күрә күргәзмә киң укучылар даирәсенә кызыклы булачак.