Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Кылдан нечкә, кылычтан үткен»

Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә туган. Быел аңа 75 яшь тула. З.Мансуровның юбилеена Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Укучыларга аның әсәрләре тәкъдим ителде. Аның әдәби иҗаты күпкырлылык белән аерылып тора. Лирик, публицистик, кыска шигырьләр белән бергә ул сюжетлы шигырьләр дә иҗат итә, поэма жанрында уңышлы эшли. З.Мансуров поэмалары буенча теле һәм радио спектакльләр иҗат ителгән.