Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Халык батырлыгы гасырларда яшәр»

   

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн безгә бу сугышта һәлак булганнарның барысын да искә төшерә. 22 июньдә Айбаш авыл китапханәсендә «Халык батырлыгы гасырларда яшәр»- дип исемләнгән  хәтер сәгате узды. Чарада катнашучылар Левитанның сугыш башлануы турында әйткән язмасын тыңладылар. Китапханәче сөйләменнән балалар Бөек Ватан сугышының ничек башлануы турында белделәр.   Һөҗүмне беренче үз өстенә алган шәһәрләр, үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән фронтка ярдәм иткән өлкәннәр, Герой-балалар,  сугышчан дан шәһәрләр, совет халкының батырлыклары турында белделәр.