Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Поэзия женской души"

  

Көмеш гасырның   бөек шагыйрәсе Анна Ахматованың 135 еллыгына Айбаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләнде.

Китапханәче аның иҗат һәм тормыш юлы турында сөйләде, шигырьләрен  укыды. Китап укучыларны А.Ахматованың китапханәдә булган китаплары белән таныштырды.

Анна Ахматованың   шигырьләрендә хатын-кыз мәхәббәте    һәркемгә аңлаешлы аңлатылган. Ул үз тормышында күпне кичерә, ләкин гомере буе үзендә шул утны саклый, ул аңа үзенең шигырьләрен язарга мөмкинлек бирә.   Аның турында күп нәрсәне без аның шигырьләреннән беләбез, ул юкка гына: «В стихах все о себе», «Стихи — это рыданье над жизнью» димәгән.