Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сугыш чоры язучысы»

  19 июньдә язучы Василий  Быковның тууына 100 ел тулды. Айбаш авыл китапханәсендә аның тормышына һәм иҗатына багышланган  «Сугыш чоры язучысы» дип исемләнгән иллюстратив күргәзмә әзерләнде. Автор үзенең әсәрләренең күп өлешен Бөек Ватан сугышына багышлый, аның китаплары — сугыш турындагы дөнья  әдәбиятының иң яхшы байлыгы. Язучы гомер буе кешеләр фашизмны җиңүнең нинди бәягә яуланганын белергә тиеш дип санаган. Укучылар игътибарына язучының атаклы хәрби повестьлары: «Журавлиный крик», «Альпийская баллада», «Мертвым не больно», «Сотников», «Обелиск», «Дожить до рассвета», «Пойти и не вернуться», «Знак беды» тәкъдим ителде