Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

Корбан бәйрәме

  

 16 июньдә бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Ул бөтен дөнья кешеләренең тынычлыгына, татулыгына һәм бердәмлегенә зур юл ача. Корбан бәйрәме теләктәшлек, хөрмәт, кешеләрне риясызлыкка һәм игелеккә өйрәтә. 15 июньдә Айбаш авыл китапханәсендә Корбан бәйрәме уздырылды. Китапханәче балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләде. Ул барлык туганнарны берләштерә, кешелекнең иманын камилләштерергә  һәм сабырлык күрсәтергә чакыра. Шулай ук балалар викторина сорауларына да җавап бирделәр.